top of page

   Үзем турында

Мин - Галимуллина Лилия Фәргат кызы - Казан шәһәре Совет районы 159 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Туган җирем - данлы Арча ягы. Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач КДУ ның татар филологиясе факультетына көнчыгыш телләре бүлегенә укырга кердем. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак хезмәт юлымны 2004 нче елда шушы лицейда башлап җибәрдем. Бүгенге көндә дә шушы лицейда эшемне дәвам итәм.

Мин  рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Минем максатым - хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карашларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.

Заманча укытучы… Заманча дәрес… Заманча укучы… Болар барысы да елдан ел үзгәреп, камилләшеп тора. Бүгенге көн укытучысына үз фәнен яхшы белү генә җитми. Ул әле дәрес материалын замана укучысы кызыксынырлык итеп тәкъдим дә итә белергә дә тиеш. Замана укытучысына төп таләп -  компетентлык. Компетентлы укытучының төп эш юнәлеше түбәндәгедән гыйбарәт:

1.Өйрәнергә: тәҗрибәдән «акыл» алырга; белемеңне системага салырга; укытуда үз алымнарыңны булдырырга; проблемаларны урынында чишәргә; мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.

2.Эзләнергә: төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләп табарга; информацияне сайлап ала белергә; документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә.

3.Хезмәттәшлек итәргә: группада, командада эшләүдә  карарлар кабул итүдә; конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдү.

4.Эшкә тотынырга: проектка керешергә; җаваплылык тоеп эшләргә;  уртак проектларга үз өлешеңне кертә белергә коллективтан аерылмаска, бердәм булырга; үз эшеңне оештыра белергә;

5. Җайлашырга:  яңа информациион һәм коммуникатив технологияләрне куллану; яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү;  авырлаклар алдында югалып калмау.

Эш тәҗрибәмне төрле семинарларда, конкурсларда, газета-журналларда, интернет челтәрендә уртаклашам, белем ру, туган телем ру, ана теле ру сайтларыннан шулай ук edu tatar ru порталыннан эшем өчен кирәкле матералларны алам;  шулай ук еду татар ру порталында татар теле укытучылары берләшмәсендә үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Татар теле һәм әдәбияты БРТ тикшерү комиссиясендә 2013 нче елдан бирле эксперт вазифасын башкарам.

    Күңел     китабым

Буш вакытларымда әдәби китаплар, газета-журналлар укырга яратам. Фәнис Яруллин әсәрләрен бик яратам.Тормыш девизымны, куелган максатларыма ирешү өчен юнәлешне аның әсәрләреннән алам. Китап уку җанга рәхәтлек, күңелгә тынычлык бирә.Бүгенге көн авторларыннан З.Кадыйрова әсәрләрен бик теләп, җаныма ләззәт алып укыйм.Ә Гөлара Шәрипованың "Баллы көзләрем" исемле шигырьләр җыентыгы -  өстәл китабым - тормыш китабы.

Тормыш бит ул матур китап кебек,

Язучысы аны - үзебез.

Укыганда ачып, дус-туганнар,

Кызармасын иде йөзебез.

Яхшылыклар белән тулыр торсын,

Изге эшләр аны бизәсен.

Кара таплар, начар эш-гамәлләр

Тормыш китабына кермәсен.

Томыш бит ул матур китап кебек,

Ничек язу тора үзеңнән.

Язмышларны сылтау итеп кенә

Җаваплылык төшмәс иңеңнән.

Языйк әле, языйк матур китап,

Бездән соң да сагынып укырлык.

Җир йөзендә ни бар кадерлерәк,

Кеше гомеренә торырлык?

  Дөньяга карашым

  Тормыш девизым түбәндәгедән гыйбарәт:язмыш синен тез астына китереп сукса-егылмас өчен якасына ябыш.Утларга салса-үзен аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә,асылташ булып төпкэ бат-ялтыравыңны күреп чумып алырлар.Тузан итеп hавага кутәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып җиренә төш.Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла.Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп иреккэ ургы.Жиргә күмсә-орлык шикелле тишелеп чык.Җилкәнеңне җиллэр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр.Нинди генэ очракта да җиҗәргэ тырыш.Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала.Түземнәр генэ бәхеткэ лаек. 

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле укучылар тәрбияләү өчен эзләнәм.

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? — дисәләр,

Сөенечем — таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? — дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? — дисәләр,

Бәхет — шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

bottom of page